tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә Һади Атласиның 150 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл узды
Бөгелмәдә Һади Атласиның 150 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл узды

Бөгелмәдә Һади Атласиның 150 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл узды

14 февраль көнне Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә күренекле татар галиме Һади Атласиның киләсе елда билгеләп үтеләчәк 150 еллык юбилее уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл чарасы оештырылды. Чарада  Бөгелмә шәһәре һәм районы хакимияте, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шулай ук Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләре делегацияләре катнашты.

Биредә Һади Атласиның тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп, аның истәлегенә багышланган чаралар планы хакында фикер алыштылар. Бөек галимнең татар мәдәнияте һәм фәне үсешенә керткән өлешен искә алып, әлеге юбилейга әзерлек эшләре башланып китте. Һади Атласи — татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, аның истәлеген яңартудагы бу чаралар әһәмиятле урын тота.

Күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, галим, тарихчы Һади Атласиның тууына 150 ел тулу уңаеннан башланган чараларның беренче адымы булып, «Һади Атласи укулары» узды. Әлеге укуларда Казан, Чаллы, Лениногорск, Ютазы һәм Оренбург өлкәсеннән килгән укучылар үзләренең фәнни эзләнүләрен тәкъдим итте. Йөзләп укучыны берләштергән бу чара, Һади Атласиның татар мәдәнияте һәм фәненә керткән өлешен искә алырга һәм яшь буынга аның мирасын җиткерергә мөмкинлек бирде.

Чараны Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятен үстерү һәм ярдәм итү иҗтимагый фонды оештырып, галимнең истәлегенә багышланган чараларның дәвамлы булып, татар халкының белем һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертергә ниятли. Бөгелмәдә узган бу мәгариф чарасы, Һади Атласиның рухы һәм мирасын яшь буын күңелендә саклау һәм үстерү өчен мөһим адым булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*