Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә малайлар арасында Коръән уку буенча бәйге узды. Үз көчләрен Татарстанның Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан һәм Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәреннән балалар сынап карады. Катнашучыларның гомуми саны 50дән артып китте.
Катнашучылардан Коръән уку Ятлау (хифз), дөрес уку (таҗвид) һәм матур башкару (тиләват) буенча бәяләнгән.
«Ярты җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Кәрим Раупов алды.
«28 җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Галеев Әмирхан алды. 3 урында — Додарбеков Абдулло.
Кызыксындыру призына Лениногорскидан Вәлиев Әмир лаек булды.
Бәйгедә иң кечкенә катнашучы 5 яшьлек Абдулла Азнакайдан килгән булган.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.
Чыганак: bugulma-tat.ru