Бөгелмәнең Я.Гашек исемендәге музеенда музей фондларында һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана торган иске чыршы уенчыклары күргәзмәсе уза. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.
«Күргәзмә өлкәннәргә балачакның бәхетле чорын искә төшерергә ярдәм итә, ә балаларга элек, совет чорында бәйрәмнәргә ничек әзерләнгәннәрен күрсәтә», — ди Я.Гашек исемендәге музей директоры вазифаларын башкаручы Мария Савельева.
Күргәзмә залында берничә чыршы, уенчыклар куелган витрина һәм махсус фотозона бар. Музей кунаклары борынгы открыткалар, чыршы уенчыклары, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннарын — моннан күп еллар элек яраткан бәйрәм алдыннан шатлык бүләк иткән бөтен нәрсәне күрә ала. Һәр экспонат кемнеңдер шәхси истәлекләрен саклый.
Чыганак: https://tatar-inform-tatar