tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча республика турниры узды
Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча республика турниры узды

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча республика турниры узды

Рабигыль-әүвәл аеның 19нчы көнендә (22нче сентябрьдә) Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” мәчете территориясендә Татарстан Республикасы мәчетләре арасында “Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте” кубогына мини-футбол буенча республика турниры узды. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.

Ярышларда Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Кукмара районнарыннан 8 команда катнашты. Алар, ике төркемгә бүленеп, мини-футбол кагыйдәләре буенча ярышты. Дүрт команда плей-оффка чыкты. Беренче урынны – Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте, икенче урынны – Әлмәт мөхтәсибәте, өченче урынны – Кукмара районы мөхтәсибәте, дүртенче урынны Бөгелмә шәһәренең «Бәдр» мәчете командасы алды.

Аерым номинацияләрдә дә яхшы уенчылар ачыкланды: иң яхшы капкачы – Әлмәт шәһәреннән Рөстәм Шәйдуллин, иң яхшы һөҗүмче – Кукмара районыннан Заид Шәңгәрәев, иң яхшы саклаучы булып Бөгелмә шәһәреннән Гадел Сәлимов танылды.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм кубоклар белән бүләкләнде. Турнир тәмамланганнан соң, барлык спортчылар да тәмле пылау белән сыйланды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*