ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәнең «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алды
Бөгелмәнең «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алды

Бөгелмәнең «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алды

Бөгелмә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә «Илһам чишмәләре» клубы әгъзалары өчен Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышланган «Туган як — яшел бишек» дигән тематик кичә үткәрелде.

Китапханәче кунакларны язучы тормышындагы кызыклы фактлар, иҗаты, «Матурлык җырчысы» китап күргәзмәсе белән таныштырды, фотоархивта сакланучы фотосурәтләр күрсәтте, «Туган ягым — яшел бишек» әсәреннән өзекләр укыды.

Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре туган җирнең матурлыгы, дуслык, мәхәббәт турында җырлар башкарды. Әсәрдә татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен тасвирлау һәм үткәрүгә аерым игътибар бирелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*