Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге “Мир Араб” мәдрәсәсе югары дини белем бирүче уку йорты. Биредә күренекле шәхесләр гыйлем алган. Шуларның берсе Шиһабетдин Мәрҗани. Бүген биредә татар мәгърифәтчесе хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бохара хакиме Кәрим Камолов, өлкә хәкиме Уктам Барноев, Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Мозаффар Камилов, Үзбәкстан мөфтие Усманхан хәзрәт Әлимов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, галимнәр, шәкертләр катнашты.

–Безнең тәкъдимне кабул иткәнегез өчен, Татарстан Президенты исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Үзбәкстанда безнең 320 мең кешебез яши. Ә Татарстанда 90 мең үзбәк гомер кичерә. Аллага шөкер, үзара аңлашып, дус-тату яшибез.

Истәлек такталары шулай ук Ш. Мәрҗани укыган сыйныфларга һәм галим яшәгән бүлмәгә дә куелды.
Мәгълүмат өчен: “Мир Араб” мәдрәсәсендә төрле елларда 35 күренекле шәхес белем алган. Алар арасында: Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, “Нурулла” мәчете имамы Габдулла Галиулла, мөфти Равил Гайнетдин, Санкт-Петербург Диния назәрәте рәисе булган Җәгъфәр Пончаев, дин галиме Гомәр Идрисов, Ростов өлкәсе мөфтие Җәгъфәр Бикмаев.