tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бохара татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Үзбәкстан халыклары дуслыгы көнендә катнашты
Бохара татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Үзбәкстан халыклары дуслыгы көнендә катнашты

Бохара татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Үзбәкстан халыклары дуслыгы көнендә катнашты

29 июльдә Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Гиждуван шәһәрендә Үзбәкстан халыклары дуслыгы көненә багышланган бәйрәм концертында катнашкан. Чараны республика Президенты Шәүкәт Мирзиеевгамәлгә куйган. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Концерт Үзбәкстанда яшәүче халыклар арасындагы бердәмлек, җылылык һәм үзара хөрмәт символы булды. Бер сәхнәдә үзбәк, татар, казах, таҗик, әфган һәм башка бик күп төрле мәдәниятләрнең җырлары һәм биюләре яңгырады. Тамашачылар һәр катнашучыны җылы кабул итте, диелә хәбәрдә.

Мондый чаралар Үзбәкстанның көче дуслыкта, төрле мәдәниятләрнең бер-берсен хөрмәт итүендә һәм бердәмлектә булуын искәртә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*