X илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары»ның пленар утырышыннан соң, Болгар Ислам академиясенең Казан вәкиллеге бинасында истәлек тактасы ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада баш мөфти, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин, Татарстан премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар булды
- «Мәрҗания» мәдрәсәсе архитектор П.И. Романов проекты буенча 1881 елда төзелгән. Аңа нигез салучы һәм җитәкләүче – күренекле татар галиме, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.
Чыганак: tatar-inform.tatar