Бүген Шәһре Болгар шәһәрендә зур чаралар уза.
Хәзерге мизгелләрдә ислам мәгарифенә багышланган конференция үз эшен башлап җибәрде. Сәламләү сүзләре белән Россия төбәкләре мөфтиләре чыгыш ясый.
“Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе Болгар ислам академиясендә уза. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.