Бәйрәм чарасы, традицион рәвештә, Коръән аятьләре укудан башланды. Шуннан соң сүз Васил Шәйхразиевка бирелде. Ул катнашучыларны, кунакларны Татарстан җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде.
«Без бүген кабат ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге җир – Болгарда Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге җыен – безнең өчен зур горурлык та, өмет тә» – диде ул. Ул хәзерге көндә республикада мең ярым мәчет эшләвен, анда имамнарның халыкка хезмәт күрсәтүен искәртте. Ул яшьләрнең дин өлкәсендә эшләргә теләк белдерүләрен билгеләп, бүген Татарстанда дини белем алу өчен көллият, мәдрәсәләр, университет һәм хәтта академия дә булуына игътибар юнәлтте.
Васил Шәйхразиев 2018 елның Татарстанда бөек татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителүен искәртеп, иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәрҗанигә һәйкәл ачу тантанасы булачагын әйтте.