tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда «Рухи бердәмлек» фестивале ачылышында «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк
Болгарда «Рухи бердәмлек» фестивале ачылышында «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк

Болгарда «Рухи бердәмлек» фестивале ачылышында «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк

Бүген Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале башлана. Ачылыш тантанасы «Кара Пулат» операсын күрсәтү белән тәмамланачак.

Опера сюжетының нигезен Аксак Тимер яугирләре яндырган унике кыз турындагы татар легендасы тәшкил итә. Аларны – араларында хан кызы да була – Бөек Болгарны яулап алган вакытта эләктерәләр.

Ачылыш тантанасы 20.00 сәгатькә билгеләнгән, шулай да төрле чаралар һәм активлыклар 11.00 сәгатьтә башлана. Фестиваль кунаклары гарәп каллиграфиясе белән танышачак, традицион аш-сулардан авыз итәчәк һәм үзләрен җәядән ук атуда сынап карый алачак.

Фестиваль өч көн – 16-18 август – дәвам итә. Чаралар һәм алар узачак мәйданчыкларның төгәл расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*