tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби үтте
Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби үтте

Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби үтте

4 сентябрьдә Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Бу – мөселман өммәте тарихында иң бөек даталарның берсе – иң яхшы кеше, яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең туган көне. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Татарстан Диния нәзарәте Ак мәчеттәге тантанага дин кардәшләребезне, аксакалларны, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, махсус хәрби операция ветераннарын һәм Спас районы халкын җыйды.

Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте:

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев татарларда Мәүлидне билгеләп үтү традициясенең күптәннән булуын хәбәр итте.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен башкару торды. Аны Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов җитәкчелегендә иҗат төркеме башкарды.

Мәүлид барышында шулай ук махсус хәрби операция ветераны Илгизәр Миңнуллин чыгыш ясады, ул республика аксакаллары һәм имам-мухтәсибләре каршында Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен махсус хәрби операция зонасына Диния нәзарәтеннән һәм республика мөселманнарыннан гуманитар йөкләр китерүне уңышлы оештырганнары өчен мөфти Камил хәзрәткә һәм нәзарәткә рәхмәт белдерде.

Шулай ук нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Мәүлид уңаеннан махсус хәрби операция ветераннарына күчтәнәчләр – азык-төлек җыелмалары тапшырды. Моннан тыш, ветераннар өчен Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия оештырылды.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Илфар хәзрәт Хәсәнов Ватанны саклаучылар һәм илебез иминлеге өчен дога кылды.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланды һәм ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*