tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Большие Поляныда 158дән артык маскировка челтәре үрделәр
Большие Поляныда 158дән артык маскировка челтәре үрделәр

Большие Поляныда 158дән артык маскировка челтәре үрделәр

Безнең сугышчыларга ярдәм итү – һәркемнең уртак омтылышы һәм изге бурычы. Мордовия халкы – искәрмә (исключение) түгел. Безнең егетләргә махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә барлык кирәкле әйберләрне җибәрәләр, һәм һәр йөкнең мөһим өлеше – маскировка челтәрләре үрәләр. Кадошкино районы Большие Поляны авылында аларны арымыйча үрәләр. Алар сугышчыларга күпме челтәр китүе һәм битараф булмаган якташлар аларга ярдәм итәргә әзер булулары турында сөйләделәр.

Большие Поляны клубы бинасында Адиля Зәкәрья кызы Альмяшева, Равилә Фәрит кызы Альмяшева, Венера Амин кызы Долотказина, Зухра Хөсәен кызы Долотказина, Екатерина Федоровна Кильдеева, Надия Хусаин кызы Кильдеева, Равилә Амин кызы Курамшина, Надия Али кызы Капкаева блиндажларны һәм хәрби техниканы маскировкалау өчен саклау челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм җыялар. Тиздән 90-яшьлек юбилеен билгеләргә җыенган Анна Сергеевна Лошкарева, кызы Валентина Алексеевна Чепина һәм оныгы Анна Владимировна Уторова белән челтәрне өйләрендә тукыйлар. Рима Закир кызы белән Фәрит Халил улы Ляпиннар да өйдә сеткаларны үрәләр. Маскировка челтәрләре бәйләүчеләр ятьмәләрнең солдатларга ярдәм итәчәгенә ышана, чөнки СВОда катнашучылар өйләренә исән-сау кайтсыннар дип, дога кылып эшләнгән.

Тагы алар ашамлыклар җыеп җибәрәләр. Челтәр тукучыларның бу җаваплы һәм кирәкле эштә барысы да катнаша һәм аларга кушылып Мусякаева Роза Абубәкәр кызы, Наилә Әхмәт кызы Капкаева, Наилә Хафиз кызы белән Рафаэль Ибрагим улы Долотказиннар, Камиль Билял улы Капкаев, Нурия Хаким кызы Еналеева изге эшне башкаралар. Рафаэль Ибрагим улы машинасында ярдәмгә җыелган әйберләрне илтеп тә куя.

Авыл хатын-кызларының тавык чүпләп бетерә алмаслык күп эштән бушаган вакытта безнең сугышчыларга ярдәм итәргә омтылалар. Сез дә үз өлешегезне кертә аласыз һәм якташларыбызга – СВОда катнашучыларга ярдәм итә аласыз.

Бу катлаулы вакытта читтә калмаган һәркемгә түбән баш иябез. Сезнең тырышлыгыгыз безнең уртак җиңүебезне якынайта!

Чыганак: газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*