tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе узачак
Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе узачак

Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе узачак

14 июльдә Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак.

Россиякүләм чарада Татарстан районнарыннан тыш, башка өлкәләрдән һәм ызандаш республикалардан да балалар килүе көтелә.

Сабан туеның төп таләбе һәм шарты — ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала.

Быелгы Сабантуй да балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак.

Быелгы бәйрәм программасына бик күп төрле ярыш кертелгән. Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышлары төрле авырлык категорияләренә бүленеп балалар һәм яшүсмерләр арасында узачак. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелган.

Бөрбаш авылында мөселман балалар Сабан туе узачак. Кайчан? (видео)

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*