Борнак авыл китапханәсендә шагыйрә Сәлимә апа Габделхакова белән «Туган җирдән илһам алып» исемле очрашу үткәрелде. Шагыйрә үзенең шигырьләрен китап укучыларга бүләк итте.
Сәлимә Габделхакованың «Сөю учагы сүнмәсен» шигыренә Наил Нургалиев көй иҗат иткән һәм ул очрашу вакытында беренче тапкыр яңгырады.
Шулай ук чарада катнашучылар Сәлимә апага сорауларда бирделәр. Очрашу һәркемгә дә бик ошады.
Чыганак: baltaci.ru