tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борындыкта гармун, тальянлы кичке уен узды
Борындыкта гармун, тальянлы кичке уен узды

Борындыкта гармун, тальянлы кичке уен узды

Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул. Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен чыр-чу килеп су коенулар. Хәер, бала-чаганың гына түгел, элек өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үтә иде: көмеш сулы чиста елгаларда кер чайкаулар, көянтәләрен иңнәренә салып, кызларның җырлап су алырга төшүләре….Каз һәм үрдәк бәбкәләре саклап йөрүләр….

Болар барысы да хәзер инде бары тик бала чакның матур хатирәләре генә булып саклана. Тик шулай да безнең Борындык авылы халкы үзенең гореф- гадәтләрен, балачактагы кебек яр өстендә чирәмдә уйнауларны, тальян көйләренә кушылып җырлауларны искә төшереп, саклап яши. Ел саен диярлек, без авылыбыз халкы белән бергәләшеп, Бәрле буенда кичке уен үткәрәбез. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар, күрешкәннәр, сөйләшкәннәр. Шуңа күрә дә уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Быел да, кичке уеныбыз гөрләп үтте. Аны авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов котлау сүзләреннән, теләкләреннән башлап җибәрде. Бәйрәмебез Илсинә Хөснетдинованың, Ландыш Нигъмәтуллина һәм Зөлфия Сафиуллинаның матур җырлары белән үрелеп барды. Быел авылдашлар үзенчәлекле бүләк ясады. Гүзәл апа һәм Рафаэль абый Хәмидуллиннар гаиләсе, Бәрле буенда учак ягып, табада коймак пешереп, самавырда чәй кайнатып, тәм-томнар белән авылдашларны сыйлады. 82 яшен тутырган тальянчы әбиебез Гөлфәния апа Габдуллина халыкка үзенең матур җырларын, моңнарын бүләк итте. Бәйрәмгә килгән әбиләребез, яшьлекләрен искә төшереп, кушылып җырлап утырды. Гөлфирә апа Сафиуллина да, яшьлегендәге җырларны сузып, балачагында ничек итеп Бәрле елгасы буенда кичке уеннарга җыелулары, ничек күңел ачулары турында сөйләп китте. Ничек инде бәйрәмебез гармунсыз үтсен ди? Зөбәрҗәт апа Хәйбуллинаның кулыннан гармуны төшмәде дә диярлек. Ул бар халыкны биетеп, җырлатып утырды. Гармун, тальян кичке уеныбызның бер бизәге бит инде ул!

Балалар да, өлкәннәр дә, яшьләр дә уеннарда катнашты. «Пар табышлы», «Капкалы», «Чүлмәк сатам кем ала?», «Табага йомырка куеп чабу», җәйге чаңгы ярышы, биюләр конкурсы, аркан тартыш һәм башка шундый уеннар уйналды. Аларның һәрберсендә җиңелүчегә җәза бирелде. Кемдер шигырь сөйләде, җыр, бию бүләк итте, теләкләрен, бәйрәм белән котлауларын җиткерүчеләр дә булды. Кичке уеныбыз зәлидә белән тәмамланды.

Уеныбызга килгән, үзләренең бүләкләре белән бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәгән барлык авылдашларга да баш иеп рәхмәтемне җиткерәм. Һәрвакытта да шундый көләч йөзле, ярдәмчел, бердәм, җор телле булып калыгыз, авылдашлар!

Илсинә Хөснетдинова, 
Борындык мәдәният йорты мөдире

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*