Иске Зәй мәчете – зәйлеләргә дини чаралар уздыру өчен кулай урын. Биредә әледән-әле эчтәлекле чаралар оештырыла. Бу көннәрдә мәчеттә “Галиҗәнаб яулык” дип исемләнгән кичә узды. Ул җылы, оешкан төстә, җан бәйрәме кебек үтте. Аны Зәй мөхтәсибәте һәм Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе хаҗия Разилә Җиһаншина-Таҗетдинова, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова бербөтен булып уздырды. Бистә мәчете актив мөслимәләре кунакларны ихластан җылы каршы алды.
Дини чара Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе Разилә Җиһаншина чыгышы белән башланды. Ул бу көннәрдә Россия Ислам университеты магистратурасын тәмамлады. Шакирә дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол дәвамчысы буларак, магистрлык эшен Ялчыгол иҗаты, хезмәтләре буенча фәнни-эзләнү эше алып барып, “Ялчыгол иҗатында мөселманнарда “Рухи -әхлакый карашлар” темасына магистрлык хезмәте башкарды. Чара кунакларына ул әлеге хезмәтенә киңрәк тукталып, Ялчыгол белән Курсави тәфсирләрен чагыштырып узды.
Линүзә Халикованың төрле чыганаклардан “Фатиха” сүрәсен тәфсир кылуы чараны тулыландыры. Маскировка челтәрләре үрүчеләр чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Энҗе Әхмәтҗанова әбисеннән калган яулыкларны әле дә кадерле ядкәр итеп саклый, ул аларны чарага алып килеп таныштырды. Гөлнара Җәббарова исә яулыклар турында җылы итеп сөйләде. Нәкъ җырдагыча,
Француз яулыклар киштәдә
Бөгелә дүрткә бишкә дә.
Аккалфаклылар хиджапка аерым тукталып, тәфсилле сөйләделәр. Хиджаб гарәпчә “капла” дигән сүзне аңлата. Изге китабыбызда да хатын-кызларыбызның каплаулы йөрү кирәклеге әйтелә.
Шул рәвешле дини чарада мөслимәләргә яулыклар һәм хиджап буенча шактый мәгълүмат бирелде.
Биредә мөселман киемнәренә ярминкә дә оештырылды, мөнәҗәтләр көйләнде, Коръән аятьләре укылды.
Рәзимә Кашапова.