Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура утырышы барышында 2025 елны “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу фикер Милли Шура әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.
Утырышта шулай ук 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга эш планы расланды. 2025 елга эш планы Бөек Җиңүгә багышланган чараларны үз эченә ала. Алар ай саен уздырылачак һәм план буенча кызыл белән билгеләнәчәк.