tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды

2024-2025 уку елына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә йомгак ясау максатында, 2024 елнын 4 октябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.

Бөтендөнья татар конгрессы ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясе югары һәм урта махсус уку йортларына керүдә консультатив ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде.

“Беренче чиратта сезне укытучылар көне белән котлыйсым килә. Укытучылар әзерләвегез, шундый мөһим эш алып баруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сезнең аркылы без кеше тормышын хәл итәбез!” – диде Данис Шакиров.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Ринат улы һәм Мәдәният буенча баш референт Галимова Ләйсән Илгиз кызы да катнашты.

Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Ринат улы да кунакларны сәламләде һәм укытучылар көне белән котлады.

Очрашу барышында һәрбер уку йорты вәкиленә сүз бирелде. Алар үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен ассызыклап үтте, уку йортларының эшчәнлеге һәм шулай ук 2024-2025 уку елына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды.

Очрашу ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*