Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар мәдәниятен, тарихын популярлаштыруда, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап киләчәк буынга җиткерү мөһим роль уйный. Шуннан чыгып Бөтендөнья татар конгрессының эш планы һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы» кысаларында агымдагы елның 12-16 февраль аралыгында Кыргызстанның Ош һәм Джалал-Абад шәһәрләрендә татар милли ризыкларын әзерләү, татар сәнгате (хореография, вокал) буенча төрле остаханәләр оештырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева җитәкләгән делегация составына аш-су остасы Альбина Фасхеева, хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, музыкант Разил Габбасов керде.
Югарыда әйтелгән чараларда Ош, Джалал-Абад шәһәрләрендә гомер итүче милләттәшләребездән тыш башка милләт вәкилләре дә катнашып, татар халкының аш-су, сәнгать серләренә төшенделәр.
Сәфәр кысаларында делегация әгъзаларының Джалал-Абад шәһәре мэры урынбасары Гульбарчын Таштанбекова, Россиянең Ош шәһәрендәге генераль консуллыгының өченче сәркатибе Владимир Ширяев, Россотрудничествоның Ош шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Дмитрий Аврам, Кыргызстан халкы Ассамблеясенең Джалал-Абад өлкәсе буенча вәкиле Каныбек Тилекеев, Ош өлкәсе буенча вәкиле Бердикул Караев белән аерым очрашулары узды.
Шулай ук Ош өлкәсенең «Илкәем» татар-башкорт милли мәдәни үзәге һәм Джалал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары белән дә очрашып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүләр булды.