tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров галим Фәйзелхак Ислаевны юбилее белән котлады
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров галим Фәйзелхак Ислаевны юбилее белән котлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров галим Фәйзелхак Ислаевны юбилее белән котлады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров
галим, тарих фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Ислаев Фәйзелхак Габделхак улын 80 яшьлек юбилее белән котлады.

Данис Фәнис улы Татарстан Республикасының “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Фәйзелхак Ислаевка Татарстанның Дәүләт бүләген – “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Ул татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен әлеге мәртәбәле бүләккә ия булды.

Шулай ук Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән аерым котлауларны һәм истәлекле бүләкләрне бирде. Фәйзелхак Ислаевның үзенә кул сәгате, ә тормыш иптәше Сания ханымга шәл тапшырды. Юбилярны котлау чарасы Казан шәһәрендә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*