tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстанга юлланды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстанга юлланды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстанга юлланды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстан Республикасына эшлекле сәфәргә юлланды. Биредә ул Халыкара гамәли конференциядә катнашып, котлау сүзе белән чыгыш ясады.

“Семей татарлары: тарих, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятнең үсеше” дип исемләнгән чара Абай өлкәсе Татар иҗтимагый үзәгенең 35 еллыгын багышланган түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды.  Әлеге чараның  төп оештыручылары – Абайның Татар иҗтимагый үзәге. Аның рәисе – Җәлил Ахунҗанов.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров биредәге истәлекле урыннар белән дә танышты. Татарстан делегациясе  татар шагыйре Габдулла Тукай һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Белешмә өчен: Абай өлкәсендә татар иҗимагый үзәге өч дистә елдан артык татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау, буыннарны берләштерү һәм халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә хезмәт итә.

Үзәк концертлар, Сабантуйлар үткәрә, талантлы яшьләрне үстерә,  Татарстан белән мәдәни элемтәне ныгыта, өлкә җәмәгатьчелегенә өлеш кертә һәм Казахстан халык дуслыгын үстерүгә ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*