tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе – эшлекле сәфәрдә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе – эшлекле сәфәрдә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе – эшлекле сәфәрдә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстан Республикасы Абай өлкәсендә булды. Абай өлкәсенең аким урынбасары Мейрлан Раханов белән очрашты.  Эшлекле очрашу  барышында үзара хезмәттәшллекне ныгытырга килештеләр.

Абай өлкәсе Татар иҗтимагый үзәгенең 35 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасында катнашып, Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде. Данис Фәнис улы Татар иҗтимагый үзәге активистларына  Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен, Рәхмәт хатларны, медальләрен тапшырды.

Чарада  татар эстрада йолдызлары, Татарстан Республикасының халык артистлары  Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билов күркәм чыгыш ясап, җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*