tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович Кыргызстанның “Дуслык” халык ансамбле әгъзалары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович Кыргызстанның “Дуслык” халык ансамбле әгъзалары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович Кыргызстанның “Дуслык” халык ансамбле әгъзалары белән очрашты

Бүген, 19 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович Кыргызстанның Бишкек шәһәрендәге “Дуслык”  халык ансамбле вәкилләре белән очрашты.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Кутеева Ленара Раиф кызы һәм Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы да катнашты.

Данис Фәнисович “Дуслык” халык ансамбле вәкилләрен сәламләде, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның да сәламнәрен җиткерде.

“Сез сәхнә теле аркылы, башка сәясәтчеләр белән беррәттән, татар теле һәм милләте өчен бик мөһим эш башкарасыз. Сезгә рәхмәтебез әйтеп бетергесез!” – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*