Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы район оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы Бөгелмә районында булды.
Полилингваль юнәлештә эшләүче тәрбия учагындагы хәлләр белән балалар бакчасы мөдире Надежда Шакирҗанова таныштырды. Бакчада тәрбияләнүче балаларга туган телләрне өйрәтүдә нинди кызыксындыру чаралары кулланырга мөмкинлеген күрсәткән тылсымлы тамаша да күрсәтте алар.
XX йөз башында Бөгелмә шәһәрендә яшәгән һәм тирән эз калдырган меценат Хәким бай (Мөхәммәдшакир Хәкимов) тормышының бер көнен сәхнәләштереп күрсәтте алар. Биредә эшләүче тәрбияче-остазлар һәм балалар катнашында ул вакыттагы шәһәр тормышын ачып бирә алдылар. Баксаң, Хәким бай кебек булыр өчен искиткеч күп иҗтиһат куярга кирәк икән, ләбаса. Бары тик шәхсән тырышлык нәтиҗәсендә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин булачагын аңлау һәм шуны киләчәк буыннарга да җиткерү, бу очракта бик уңышлы алым булып торганлыгы көн кебек ачык.
Аннан соң Ирек Шәрипов Бөгелмә шәһәре “Халыклар дуслыгы” китапханәсендә булды, аның эшчәнлеге белән танышты. Әле күптән түгел генә капиталь ремонт үткәрелгән әлеге китапханәдә китап яратучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган икәнлеге күренде.
Арытаба Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә исә Ирек Шәрипов Һади Атласи музее эшчәнлеге белән танышты. Бөек тарихчы-галим, мәгърифәтче-педагогның быел 150 еллык юбилее уңаеннан уздырылачак чаралар планы да игълан ителде.
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә озак еллар буена “Наза” халык ансамбле уңышлы эшләп килә. Аның эшчәнлеге белән танышу, милли мәдәниятебезнең киләсе буыннарга уңышлы җиткерелүенә ачык мисал булып торды.
Руслан Җәләев, Бөтендөнья татар конгрессының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе.
