tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты

18 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Питрәч районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты.

Сәфәр барышында Кощаково гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу уздырылды. Линейка вакытында Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән балаларга матур әдәбият һәм уку әсбәплары тапшырылды.

Кощаково үзе рус авылы булса да, бүгенге көндә биредә татар милләтеннән һәм башка милләтләрдән булган 500дән артык укучы белем ала.

Һәр елны мәктәп җитәкчелеге, татар телен өйрәнүне һәм тәрбия эшләрен татар телендә алып баруны максат итеп куеп, махсус класслар җыя. Биредә укучыларга милли тәрбия бирелә. Бөтендөнья татар конгрессы бүләге бу эштә аларга ярдәм булыр дип ышанабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*