Бүген, 20 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Ак калфак” Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе кысаларында җиңү яулаган финалистлар, гран-при ияләре белән очрашу булды. Чара түгәрәк өстәл форматында узды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идирова Кадрия Рәес кызы конкурс җиңүчеләренә хәзерге заман өчен актуаль булган сорауларны бирде, яшьләр үз чиратында бик мәгънәле итеп үзләренең җавапларын җиткерделәр. Очрашуга килүчеләр үзләренең кыскача биографияләре белән таныштырдылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук киләчәктә әлеге конкурс буенча үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Чараны оештыручы Кадрия Рәес кызы яшьләргә үзенең төпле киңәшләрен җиткерде.






