tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Барда районы делегациясе белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Барда районы делегациясе белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Барда районы делегациясе белән очрашу узды

Бүген, 18 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Пермь крае Барда районы делегациясе белән очрашу узды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-Без һәрвакыт Барданы татар оясы дип әйтәбез. Аның 100 еллыгы хөрмәтенә уздырылган Татарстандагы Барда районы көннәренә 100 кеше килде. Безнең өчен әлеге район үзенең яшәеше, гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны саклавы белән, халкыбызның шигъри күңелле, мәдәнияткә һәм сәнгатькә гашыйк кешеләре белән татар дөньясына май булып тора, – диде Данис Шакиров.

Татар тарихында ике тапкыр Бөтенроссия  татар авыллары Сабан туен оештырган бер генә төбәк бар. Ул – Пермь краеның Барда районы. Башкарма комитет җитәкчесе милли бәйрәмнәребезне югары дәрәҗәдә оештырган өчен Барда районы җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

-Барда районы белән Татарстан Республикасы арасында элемтә элек-электән килә.22-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда узачак Пермь крае Барда районы көннәрен бергәләшеп матур итеп үткәреп җибәрербез дип ышанып калабыз. Бүген Казанда зур концерт узачак, иртәгә Арчага юл тотабыз. Арчалылар белән без хезмәттәшлек турындагы килешүне кабат яңартачакбыз, – дип бәян итте Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов. Алга таба ул район үткәрә торган чаралар турында сөйләде. Чыгышы ахырында Хәлил Алапанов Данис Шакировка Барда районы тарихы китабын бүләк итте.

Очрашу азагында делегация вәкилләре җылы каршы алган, игътибар күрсәткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашудан соң кунакларга Казан шәһәре истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*