Бүген, 10 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында онлайн һәм офлайн форматта Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы узды.
Чарада форум рәисе Райнур Хәсәнов, рәиснең урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов, шулай ук «Татар студентлары ассоциациясе» җитәкчесе Мансур Исхаков чыгыш ясады.
Утырышны ачып, Райнур Хәсәнов форумның быелгы эшчәнлеге, төп юнәлешләр, уздырылган проектлар һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, алдагы елга планнар, яңалыклар һәм стратегик бурычлар белән дә уртаклашты.
Форум рәисенең урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов Советның эшчәнлеге, структурасы, яңартылган кагыйдәләре, идарә механизмнары турында сөйләде. Ул шулай ук Советка яңа көчләр җәлеп итү, эшне системалы итү юнәлешләренә тукталды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциациясе» җитәкчесе Мансур Исхаков студентлар хәрәкәтендә алып барылган эшләр, активистлар саны, ел дәвамында гамәлгә ашырылган проектлар турында бәян итте. Шулай ук яңа инициативалар, студентларны җәлеп итү алымнары һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Катнашучыларның сорауларына да җавап бирде.
Утырышта Казаннан кала, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Совет әгъзалары онлайн форматта катнашты. Бу исә Форум эшчәнлегенең ачыклыгын һәм татар яшьләре белән өзлексез элемтәдә булуын күрсәтә.
Ахырда катнашучылар үз тәкъдимнәрен җиткерде. Киләсе ел өчен уртак бурычлар билгеләнде һәм яңа идеяләр буенча фикер алышу булды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе
Айзилә Абдрахманова






