Әлеге бәйге быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Конкурсның географиясенә килгәндә, 5 нче ел рәттән уздырылучы әлеге бәйгегә Россиянең 11 регионыннан 200 ләп эш кабул ителде.
Утырышта жюри әгъзалары конкурсның нәтиҗәләрен раслады һәм барлык номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Жюри әгъзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Росиия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Булат Хәким улы, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе җитәкчесе, журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи бар иде.
Катнашучылар арасында Башкортстан, Чувашия, Марий Эл Республикалары, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Төмән, Оренбург өлкәләре һәм Пермь крае бар.
Бәйгенең гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 6 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителәчәк.