Бүген, 16 декабрь, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында З.А. Тычинскихның «Колмәмәтев морзалары. Материаллар һәм чыганаклар. 1нче китап. Иман. Саклау. Намус. (XVII–XVIII гасырлар). – Төмән, 2024» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Әлеге чарада галимнәр, татар морзалары һәм кенәзләренең нәсел вәкилләре, журналистлар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. Алар арасында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы Р.Р. Салихов, басманың баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Д.М. Исхаков, монография авторы, тарих фәннәре кандидаты З.А. Тычинских һәм башкалар бар иде.
Кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде. Ул Россия төбәкләрендә татар халкы тарихына карата фәнни карашларның формалашуы турында сөйләде. Данис Фәнис улы Төмән өлкәсенең, аеруча Тубыл шәһәренең татар җәмәгатьчелеге тарафыннан башкарылган нәтиҗәле эшләрен дә билгеләп үтте.
Аннары сүз Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы Р.Р. Салиховка бирелде. Ул әлеге институтның Тубылдагы Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге комплекслы фәнни станциясе белән хезмәттәшлегенә тукталды һәм аларның хезмәтләрен билгеләп үтте.
Монография авторы, тарих фәннәре кандидаты З.А. Тычинских Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук аны әлеге монографияне язарга нәрсә этәрүе турында сөйләде.
Әлеге чара кысаларында галимнәрнең яңа хезмәтләре һәм урта гасырлардан башлап зыялы татарларның тарихын өйрәнү турында сөйләштеләр.