Бөтендөнья татар конгрессы Универсиада кунакларын каршы ала башлады, БТК чакыруы буенча Латвия, Бөекбритания, Украина, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Словакия, Молдова, Австралия, Израиль дәүләтләреннән – 100, Россия регионнарыннан 80 кеше универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак киләчәкләр. Алар Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачаклар, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачаклар.
Бүген иртән Латвия делегациясе килде, инде кунакларның зур күпчелеге 5 нче июль көнне көтелә.