ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе эш сәфәре белән Уфа шәһәрендә булды
Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе эш сәфәре белән Уфа шәһәрендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе эш сәфәре белән Уфа шәһәрендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе эш сәфәре белән Уфа шәһәрендә булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Р.Г.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты белән танышты.

Әлеге институт — Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең аерым структур бүлекчәсе булып тора. Ул төбәкнең этнология, археология, тарих, дин белеме, этносәясәт һәм музей эше өлкәсендәге әйдәп баручы фәнни үзәге булып санала. Институт Идел-Урал киңлегендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни үсешен, этник процессларны һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тирәнтен өйрәнүе белән билгеле.

Очрашу барышында делегация вәкилләре институтның этносәясәт бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Фаил Габдулла улы Сафин белән фикер алышты. 2004 елдан бирле ул әлеге бүлекне җитәкли.

Фаил Габдулла улы җитәкчелегендә чит ил университетлары белән берлектә республика халкы арасында киңкүләм этносоциологик тикшеренүләр һәм эксперт сораштырулар үткәрелгән. Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре авторның үзәк һәм төбәк фәнни басмаларында дөнья күргән хезмәтләрендә чагылыш тапкан.

Очрашу вакытында яклар фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү, Идел-Урал төбәгендәге этник процессларны өйрәнү буенча тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләрен карады. Шулай ук татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендә фәнни-аналитик эшчәнлекне көчәйтү зарурилыгы ассызыкланды.

Эшлекле сөйләшү җылы һәм конструктив мохиттә узды. Делегация вәкилләре институт галимнәренең югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм алга таба да тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*