ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады
Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә эшләүче татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре һәм журналистлары, интернет-ресурслары арасында уздырылучы IV бөтенроссия “ХӘБӘР” бәйгесенә эшләр кабул итә башлады.

Быел конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Г.Тукай тууына 140 ел» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән «Тукай елы» уңаеннан бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар кабул ителә);

«Безнең батырлар» (әлеге номинациягә Махсус хәрби операциядә катнашучы татар егет-кызларына багышланган материаллар кабул ителә);

«Иң яхшы интернет-ресурс» (татар телле интернет-сайтлар һәм «Вконтакте» төркемнәре арасыннан сайлана. Интернет-ресурсның бер еллык эшчәнлеге бәяләнә).

Бәйгенең шартлары белән тулырак нигезләмәдән таныша аласыз.

Нигезләмә ХӘБӘР 2026
Анкета-заявка и согласие Хәбәр-Весть 2026

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*