tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы һәвәскәр көйчеләрне берләштерергә ниятли
Бөтендөнья татар конгрессы һәвәскәр көйчеләрне берләштерергә ниятли

Бөтендөнья татар конгрессы һәвәскәр көйчеләрне берләштерергә ниятли

Татарстанда һәвәскәр композиторлар бик күп, әмма алар, нигездә, су астында йөзә, өскә калкып чыга алмый. Элегрәк аларны берләштерүче махсус оешма, юнәлеш бирә торган худсоветлар булса, бүген көй чыгаручыларның һәркайсы үзлегеннән эш итеп, бернинди ярдәм күрми. Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешып, уңышлы гына эшләп киткән Илһам Шакиров исемендәге Татар зыялыларының “Фикердәшләр” клубы утырышы бу юлы шушы темага багышланды.

Татар эшмәкәрләренең дөнья ассоциациясе җитәкчесе, Татар морзалары мәҗлесе вәкиле, “Фикердәшләр” клубын оештыручы Фәрит Уразаев билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә бер дә гади түгел. Бүгенге көндә профессиональ композиторлар бик аз, ә һәвәскәр композиторлар 70нче, 80нче еллардагы кебек яңгыраш алмый. Бу проблемага хәзер игътибар ителмәсә, алга таба, гомумән, композиторларсыз калуыбыз бик ихтимал, ди ул. Киләчәктә Конгресс каршында бу юнәлешне активлаштырып җибәрү өчен аерым бер оешма булдыру да карала дип хәбәр итте ул.

Һәвәскәр көй язучыларны композитор дип атаргамы, әллә көйче дип әйтү дөресрәкме, халык тотып ала торган җырларны ничек язарга, татар җыр сәнгатен халкыбызга хас булмаган, ят күренешләрдән ни рәвешле коткарырга, “Туган тел” җырын  белмәвенең сәбәбен, “Я же из Азнакаево” дип аңлаткан яшь буынга миллилекне ничек сеңдерергә –  “Фикердәшләр” клубы утырышына җыелган татар зыялылары шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты. Профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре бу теманың чыннан да актуаль һәм хәл итүне таләп итә торганнардан булуын таныды.

Профессиональ композитор Азат Хөсәенов, һәвәскәр композиторлар аз дигән фикер белән килешеп бетмәде. Интернеттагы җырларны ачсаң, монда яңа исем, тегендә яңа исем, ди ул. Икенче эш, бу көйләрнең сыйфаты. Алар арасында бик яхшылары да, бик үк яхшы булмаганнары да бар. Чөнки бүген һәркемнең өендә студия, теләгән һәркем җыр яздыра ала, акчасы булса радиога ротациягә кертеп җибәрә, ди ул.

Профессиональ композитор Риф Гатауллин сүзләренчә, Мәдәният министрлыгы каршында 1939 елда Халык иҗат йорты оешкан. Шунда элек-электән һәвәскәр композиторлар белән шөгыльләнүче кеше булган, аларны җыеп, мастер-класслар үткәргәннәр. Әмма 10 ел элек шушы иҗат йорты бетә.

  • Элеккеге иҗат йортында мин бу юнәлешне җитәкләдем. 1991 елда без һәвәскәр композиторлар оешмасы буларак рәсми рәвештә оештык, аерым хәрәкәт булдырдык. Ике тапкыр һәвәскәр композиторларны барлау үткәрдек. Төрле-төрле темаларга конкурслар үткәрдек. Барлый-барлый мин шундый нәтиҗәгә килдем – Татарстанда 200ләп һәвәскәр автор булса, Башкортстанда – 150ләп, моннан тыш, аерым төбәкләрдә композиторлар бар. Без шушы конкурслар ярдәмендә иң яхшы композиторларны ачыклап, аларның концертларын оештыра идек, – дип искә алды Риф Гатауллин.

Хәзер исә, Риф Гатауллин сүзләренчә, дәүләттән бернинди акчалар килми. Шул рәвешле һәвәскәр композиторлар хәрәкәте дә сүрелә. Бергәләп бу юнәлештә эшләгән очракта,  аны тергезеп булачак, дигән ышаныч белдерде композитор.

Профессиональ композитор Илһам Байтирәк Татарстан китап нәшриятында эшләгән чорын искә алды. Ул планга салып, ел саен һәвәскәр композиторларга багышланган, аларның әсәрләрен туплаган берничә китап чыгаруны планга салган. Әмма аннары аның штаты кыскартылган һәм бу эш шуның белән өзелеп калган.  Җыелышта һәвәскәр композиторларга багышланган шушы китапларны бергә туплап, аерым бер китапханә булдыру кирәклеге ассызыкланды.

Композитор Җәүдәт Гыйльфанов җыр язучылар бар, аларны табарга,  халыкка чыгарырга, күрсәтергә генә кирәк, ди. Ул үзләре тарафыннан оештырылган “Яшь йөрәкләр” бәйгесен билгеләп үтте. Үзоешу принцибы белән эш итеп, һәвәскәр композиторлар арасында конкурс үткәрелгән, иң яхшылары сайланган һәм аларның концертлары оештырылган.

Яшь композитор, оранжировщик Риф Әхмәтов та һәвәскәр композиторларның күп булуын әйтте. Аларның күбесе өйдә иҗат итә, аларның җырларын танылган артистлар да җырлый. Әмма аларны туплап, ниндидер оешмага кертү өчен, нәрсә белән дә булса кызыксындыру кирәк, дип саный ул.

  • Бу оешмага берләшүдән һәвәскәр композиторлар нинди файда алырга мөмкин? Аларга күтәрелергә, үсәргә ниндидер этәргеч бирелсә, бик әйбәт булыр иде. Конкурсларда җиңгән композиторларга ниндидер юл ачылсын иде, радио-телевидениеда ротация бирелсен иде, бәлки. Һәвәскәр композиторлар су астында үзләренчә нидер эшлиләр, артистлар аларның җырларын җырлыйлар, ә алар турында беркем белми кала. Артистлар бу композиторларның җырларын үзенеке итеп күрсәтүләр дә бар, – ди Риф Әхмәтов.

Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәләхов халыкта популярлык казану өчен бернинди оешма кирәкми, алар язган җырларның милли булуы гына кирәк дип саный.

  • Габдрахман Әхмәдиев, Зиннур Гобәйдуллинга бернинди оешма кирәкмәде, Азат Хөсәеновка да бернинди оешма кирәкмәде. Аларның дистәләгән җыры алтын фондта саклана, җырлана. Чөнки алар милли, алар халыкның тамырыннан аерылмаган. Яшьләр хәзер синтез җыр яза. Рус мәктәбендә укыган, татар шигъриятен бик белмәгән кешеләр инглиз, рус теле катыштырудан торган җырлар иҗат итә. Алар миллилектән аерылган, шуңа алар яшәми дә, яшәргә хаклары да юк. Шуңа да аларны ниндидер оешмаларга кертү, сәнгать cоветлары булдыру – оешу өчен генә кирәкми, бу аларга юнәлеш бирү өчен кирәк. Мондый оешмалар булырга, яшьләргә булышырга тиеш, – диде Фердинанд Сәлахов.

Фердинанд Сәләхов бер хәлне дә искә алды. Аның янына бер кыз баланы җырлавын тыңлап карарга алып килгәннәр. Җырчы бер җырны башкарырга кушкан – бу белми, икенчесен җырла әле дип сорап караган – кыз белми икән.  Ахыр чиктә, “Туган тел”не җырларга кушкан. Монысын да белмәгән. “Ничек инде “Туган тел”не белмисең?” дигәч, “Я же из Азнакаево” дип җавап кайтарган. Моның сәбәбе мәктәпләрдә хәтта җыр дәресләре булмавында дип билгеләделәр. Бу бала трагедиясе түгел, бу безнең барыбызның трагедиясе, диелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәдәният бүлеге хезмәткәре Алмаз Нургалиев белдерүенчә, без дөнья җырларына тиңләшәсебез килә. Бу җырга гына түгел, башка сәнгать юнәлешләренә дә кагыла. Ләкин процент нисбәте булырга тиеш, дип саный ул.

  • Әйе, жанрлар төрле булырга тиеш. Әмма анда татарлык күпкә күбрәк булырга тиеш. Конгресс каршында оештырырга ниятләгән оешмага килсәк, монда зур өлешне халыкны тәрбияләү алып торырга тиештер. Бу конкурслар, әсбаплар, тапшырулар булырга мөмкин. Һәм бу тәрбия урта буыннан түгел балалардан башланырга тиеш, – ди Алмаз Нургалиев.

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина җыр сәнгатендә фонограмма куллану темасына тукталды. Салават Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, элек “Кем тели, шул җырлый” булса, бүген “Кем түли, шул җырлый”. Фонограмма куллану белән бәйле көлкеле ситуацияләр турында да сөйләп үтте. Шул ук вакытта күп кенә проектлар Татарстаннан башлануы билгеләнде. Моның белән бәйле рәвештә “Татарстан без фонограммы” проектына башлангыч бирелсә, бик яхшы булыр иде, ди Салават Фәтхетдинов.

  • Татар эстрадасын “чистарту” өчен шул гамәл җитә. Шунда ук бөтен чүп-чардан котылабыз, – диде җырчы.

Шулай ук “композитор” төшенчәсенең дә бик үк дөрес булмавы билгеләнде. Композитор – ул масштаблы төшенчә, композитор елына бер-ике зур әсәр язарга мөмкин, шуңа да күпләр композитор түгел көй чыгаручы дисәң, дөресрәк булуы билгеләнде.

Конгресс каршында һәвәскәр көй чыгаручыларны берләштерү түгәрәк өстәлдә катнашучыларның һәркайсы тарафыннан хупланды. Моның ни рәвешле гамәлгә ашырылачагын әле уйлап бетерергә кирәклеге әйтелде. Татар зыялылары җыелып, бу хакта кабат сөйләшергә килештеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*