Бөтендөнья татар конгрессы үз хезмәттәшләрен камилләштерүдә даими эшчәнлек алып бара. Оешма аларга лаеклы, дәрәҗәле исемнәр бирә.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы нигезләмәсе нигезендә Оста дигән исем булдырылды. Әлеге исемгә Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Азат Алмас улы Садриев һәм Лилия Хәйретдин кызы Гыйльметдинова лаек булдылар. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров бүләкләде.