tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант ” акциясендә катнаштылар
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант ” акциясендә катнаштылар

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант ” акциясендә катнаштылар

Бүген, 8 октябрьдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Акциядә катнашучылар өчен Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзек тәкъдим ителде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Текстны КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рәмилә Сәгъдиева укыды. “Татарча дикдант” акциясе традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Җырны “Голос” телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*