Бүген, 9 сентябрьдә “Алтын Мөнбәр» XXI Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасы булды. Әлеге чара Камал театрының яңа бинасында узды. Быел программада катнашу өчен 67 илдән 845 гариза кабул ителгән. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы кунакларны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «250 000 сумлык» махсус приз тапшырды. Әлеге призга Мәскәү шәһәренең «Йорт» фильмы лаек булды (кинорежиссеры – Фәрит Фәрисов)