tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша

Бүген, 23 декабрь төнендә, Рәҗәб аеның 3 көнендә Россия Үзәк диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә зур кайгы килде – хәләр җефете, балалары анасы Сания абыстай Габдүррәүф кызы бакыйлыкка күчкән.

Бөтендөнья татар конгрессы Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә, аның гаиләсенә, якыннарына һәм барлык мөселман җәмәгатьчелегенә Тәлгать хәзрәтнең хәләл җефете Сания абыстайның бакыйлыкка күчүе сәбәпле тирән кайгы уртаклашуын белдерә.

Сания абыстай гомерен иманга, гаилә кыйммәтләрен саклауга, рухи-әхлакый тәрбиягә багышлаган, тирән ихтирамга лаеклы зат иде. Ул Тәлгать хәзрәт өчен ышанычлы терәк, киң күңелле киңәшче, милләтебез һәм динебез өчен хезмәт иткән ханым буларак хәтерләрдә калачак.

Аллаһы Тәгалә мәрхүмәнең гөнаһларын кичереп, җанын рәхмәтенә алсын, каберен нурлы, урынын җәннәт кылсын. Тәлгать хәзрәткә, балаларына һәм якыннарына сабырлык, рухи ныклык насыйп итсен.

Авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*