НИГЕЗЛӘМӘ
- Гомуми нигезләмәләр:
1.1. “Милли бәйрәмебез – Сабантуй 2025” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә Конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла;
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә I, II, III урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Жюри аеруча игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшыра ала;
1.5. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирү каралган;
1.6. Конкурска бер генә эш килсә яки бер эш тә килмәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
- Конкурсның максаты һәм бурычлары:
2.1. Максат – милли бәйрәмебез Сабантуйның һәр төбәктәге уздыру үзенчәлекләрен чагылдырып, халык хәтерендә саклау, милли горурлыкны арттыру, яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
2.2. Катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачу, туган якка мәхәббәтне, бәйрәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
- Конкурсның шартлары:
3.1. Катнашучылар Сабантуй бәйрәменең үз төбәкләрендә ничек узуын тасвирлап, бәйрәмнең үзенчәлекләре, уеннары, йолалары турында язма әзерли;
3.2. Язмага бәйле фотолар (ким дигәндә 3, күп дигәндә 10 фото) беркетелә;
3.3. Эшләр “Вконтакте” “Милли бәйрәмебез – Сабантуй 2025” конкурсы төркемендә урнаштырыла (https://vk.com/club230460901), язма астына автор турында кыскача мәгълүмат (исем-фамилия, яше, яшәгән җире, электрон почта адресы) языла;
3.4. Электрон адресы булмаган катнашучыларга сертификатлар җибәрелми.
- Катнашучылар:
4.1. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләгән кешеләр катнаша ала;
4.2. Эшләрнең эчтәлеге бәйрәмнең милли асылын, җирле үзенчәлекләрне ачык күрсәтергә тиеш.
- Конкурсны үткәрү тәртибе:
5.1. Конкурс эшләре 2025 елның 1 июненнән 30 июненә кадәр кабул ителә;
5.2. Жюри иң яхшы эшләрне сайлап ала, җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның 5 июлендә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм “Вконтакте” төркемендә игълан ителә;
5.3. Җиңүчеләргә бүләкләү тантанасының көне һәм вакыты алдан хәбәр ителә;
5.4. Конкурска тапшырылган материалларны Конгресс сайтында бастыру оештыручылар хокукында.