Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм делегация әгъзалары “Хөсәения” мәчетендә булдылар.
“Хөсәения” мәчете – Оренбургта 6 нчы Җәмигъ мәчете. 1892 елда 1 нче гильдия татар сәүдәгәре Әхмәт бай Хөсәенов инициативасы белән төзелә. Мәчетне 1991 нче елда ябалар, ә бинаны татар педагогика техникумына тулай торак итеп бирәләр.1992 елда бина кабат мәчет булып эшли башлый.