Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайланды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнде.
Милли Шураның Президиумы:
- Закиров Ринат Зинур улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе
- Гыйльметдинов Илдар Ирек улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе
- Кәримов Тәуфыйк Әкрам улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Казахстан Республикасы татар һәм башкорт Конгрессы рәисе
- Әбләзов Камил Алим улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
- Загидуллина Дания Фатиховна – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты урынбасары
- Галимов Фанир Гыйльметдин улы – “Россия татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе
- Ганиев Эдуард Әнвәр улы – Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлек башлыгы
- Гибатдинов Ферит Абдул улы – Чуваш Республикасы татар милли-мәдәни мохтарият советы рәисе
- Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улы – «Дуслык» Самара региональ иҗтимагый иҗат оешмасы президенты
- Мөхәмәтшин Рәфыйк Мөхәмәтша улы – Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан Республикасы мөселман диния нәзәрәте рәисе урынбасары, Россия Федерациясендә ислам белем бирү советы рәисе
- Сафин Рәмис Фарук улы – Ульян татар милли-мәдәни мохтарият башкарма комитеты рәисе
- Тукаев Марс Рифкать улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының җитәкчесенең урынбасары
- Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы – Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры
- Шакиров Данис Фәнис улы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының җитәкчесенең беренче урынбасары