tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге татар авылларына ярдәм итәргә чакыра
Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге татар авылларына  ярдәм итәргә чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге татар авылларына ярдәм итәргә чакыра

Омск өлкәсе Усть-Ишем районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Гидрокостюмнарда, кем гади көймәдә, кем мотор көймәсендә йөри. Ярты авылның мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Югалтулар зур, кайбер урамнар коточкыч.

Ишем һәм Иртыш елгаларында су дәрәҗәсе артуын дәвам итә. Кайлы, Усть-Ишем, Әшевән, Кече Игиза, Зур Тибенде, Әбәркүл авыллары аеруча зыян күргән.

Без, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган кешеләргә булышырга чакырабыз. Әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар түбәндәге реквизитлар буенча матди ярдәм күрсәтә ала. Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез. 

Иртәгә, 14 майда, Бөтендөнья татар конгрессыннан, гуманитар ярдәм белән беренче фура юлга кузгала. Ярдәм җыю Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә алып барыла.

Реквизитлар:

Полное наименование: Республиканский общественный фонд Всемирного конгресса татар

Юридический адрес: 420015, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Карла Маркса, д.38/5
ИНН/КПП: 1653007500/165501001
Расчетный счет: 40703810162020100015
Наименование банка получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
Кор. счет: 30101810600000000603
БИК банка получателя: 049205603

В графе «назначение платежа» Жертвователь указывает – «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийных бедствий».

Публичная оферта о заключении договора пожертвования

Физик затлар өчен махсус QR-код булдырылды:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*