Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендәге мәчет каршындагы мәктәптә татар теле курслары инде өч ай эшли. Ул “Ак калфак” Пенза төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган иде. Биредә төрле яшьтәге кешеләр белем ала – араларында мәктәпкәчә яшьтәгеләре дә, үсмерләр дә, өлкәннәр дә бар.
Хәзер биредә татар теле нигезләрен үзләштерү җиңелрәк булачак . Чөнки Бөтендөнья татар конгрессы укучыларны уку әсбаплары белән тәэмин итте.