НИГЕЗЛӘМӘ
1.2 “Солдат альбомы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурстагы иң яхшы хезмәтләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Барлык катнашучыларга да сертификат бирелә;
1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.
Конкурсның максаты һәм бурычлары:
2.1. Конкурсның максаты – яшь буынны тарихыбызның иң катлаулы, әмма иң данлы чорлары белән таныштыру, ветераннарның батырлыгын һәм хезмәтен онытмау, аларның күренекле шәхесләр булуын һәм җәмгыятькә кертелгән өлешен бәяләү.
2.2. Яшь буында патриотик хис тәрбияләү.
Конкурс уздыру тәртибе:
3.1 Конкурс 3 яшь категориясендә оештырыла:
– 16-20 яшькәчә;
– 21-35 яшькәчә;
– 21 яшьтән өлкәнрәк.
3.2. Иң яхшы язмаларны конкурсның жюри комиссиясе сайлап ала;
Конкурста катнашучыларга таләпләр:
4.1. Конкурста нигезләмәдә күрсәтелгән яшь категориясенә кергән, Татарстан һәм Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2. Конкурс ике номинациядә уздырыла:
– “Безнең якташ Бөек Ватан сугыш ветераны” номинациясе
– “Безнең якташ тыл ветераны” номинациясе
4.3. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар кую рөхсәт ителә.
4.4. Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2025” төркеменә (https://vk.com/club229165948) урнаштырырга кирәк.
Конкурсны үткәрү шартлары:
5.1 Язма башында конкурста катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш. Аның исем-фамилиясе, яше, кайсы өлкәдән, кайсы шәһәр, районнан булуын язу мәҗбүри. Бу шартлар үтәлмәгәндә, жюри әлеге эшне бәяләми. Һәр катнашучы да шунда ук электрон почтасын язарга тиеш. Ул язылмаганнарга сертификат җибәрелми.
5.2. Язма күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында булырга һәм 3 биттән артмаска тиеш.
5.3. Конкурска старт 2025 елның 01 нче февралендә бирелә. Ул 18 нче февраль көнне тәмамлана.
5.4. Конкурс нәтиҗәләре 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителә.
Мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2025” төркеменә урнаштырыла.
Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына чыгарырга, шулай ук “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.