Бөтендөнья татар конгрессы студентлар ассоциациясе әгъзалары Татарстан Республикасы халыклары тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу максатыннан 29 октябрь көнне Биектау районы буйлап сәфәрдә булып кайттылар.
Ставрополь краеннан, Новосибирск, Красноярск, Әстерхан, Владимир, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Казахстаннан килгән татар студентлары Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы, халык һөнәрләре музее белән таныштылар һәм бик кызыксынып гамәли сәнгать буенча остаханәдә катнаштылар.


