tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Татар чәе” милли брендын булдырачак
Бөтендөнья татар конгрессы “Татар чәе” милли брендын булдырачак

Бөтендөнья татар конгрессы “Татар чәе” милли брендын булдырачак

“Татар чәе” брендын булдыру Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта төрле үләннәр кушып чәй ясаучы татар эшмәкәрләре республикада һәм чит төбәкләрдә уңышлы гына эшләп килә. Бөтендөнья татар конгрессы күп гасырлык тарихын өйрәнеп, технологиясе буенча барлык таләпләргә туры килгән татар чәен булдыруны максат итеп куя.

Моның өчен “Татар чәе” бәйгесе оештырылачак. Хәзер аның нигезләмәсе эшләнә. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров брендны булдыру эшендә җаваплы хезмәткәрләр катнашында утырыш уздырды.

Утырышта әйтелгәнчә, үлән чәйләрен җитештерүче алдынгы гаилә бизнесы вәкилләрен, галимнәрне, үләннәрне җыю буенча белгечләрне туплау кирәк. Конкурс “Татар чәе” милли брендын пропагандалауда зур роль уйнарга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*