Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы Татарстан Республикасы Тукай районында җирле оешма эшчәнлеге һәм XIIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерләнү максатыннан эш сәфәре белән Тукай районында булдылар.
Очрашуда җирле оешма эшчәнлеге, районның 50 еллыгын бәйрәм итү чаралары һәм киләчәккә планнар турында сөйләшүләр алып барылды.