tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылында Корбан чалды
Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылында Корбан чалды

Бөтендөнья татар конгрессы Йолдыз авылында Корбан чалды

Бөтендөнья татар конгрессы Корбан бәйрәме уңаеннан Курган өлкәсенең Йолдыз авылында ике баш мөгезле эре терлек чалып биредәге гаиләләргә Корбан ите таратты.

Корбан чалу догасы һәм нияте авыл имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин тарафыннан укылды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 7 маенда Йолдыз авылында зур фаҗига була. Янгын аркасында, авылның күпчелек йортлары янып бетә. Авылны бөтен илдән татарлар торгызды.

Шулай ук 22 июнь көнне Курган шәһәрендә татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой – шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. 23 июньдә Курган өлкәсе Шадринск районы Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме дә узачак.

Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*