Бүген, 1 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.
«Бөтендөнья татар конгрессы бинасының ишекләре сезгә һәрвакыт ачык. Бүгенге көндә конгресс канаты астында 45 чит илдә һәм 82 төбәктә 523 оешма эшли», — дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатларын тапшырды.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Кәүсәрия Хәйруллина, Сәгъдунә Сафина һәм Рита Гыймрановага тапшырылды.
Очрашуда Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты. Ул үз чыгышында балаларга тәрбия бирүнең әһәмиятен, укытучыларның үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре, киенү культурасы һәм педагогик әхлак турында сөйләде. Кадрия Идрисова «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирде.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борханов комитет эшчәнлеге белән таныштырды. Ул татар төбәк тарихын өйрәнү һәм аның бай мәдәни мирасын саклау юнәлешендә оештырылган сәфәрләр һәм башка чаралар белән таныштырды.
Алга таба Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты баш референты Ләйсән Галимова чыгыш ясады. Ул укучылар һәм укытучылар өчен оештырылучы бәйгеләр турында сөйләде һәм һәркемне әлеге бәйгеләрдә актив катнашырга чакырды.
Чара ахырында укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм борчыган мәсьәләләре белән бүлештеләр.